2025 елның 1 сентябренә Татарстанның барлык мәктәпләре төп яки алга киткән һөнәри юнәлеш дәрәҗәсенә күчереләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин предприятиеләрнең һәм мәктәпләрнең кадрлар әзерләү буенча иң яхшы практикалары буенча семинар-киңәшмәдә белдерде.
Аның сүзләренчә, база дәрәҗәсеннән күчү өчен һөнәри белем бирүне оештырырга һәм сыйныфларны җиһазландырырга кирәк. Мондый бурыч предприятиеләр белән берлектә генә гамәлгә ашырылырга мөмкин, чөнки икътисадның әйдәп баручы тармаклары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итү нәкъ менә мәктәпләрдән башланырга тиеш.
Министр кайбер мәгариф учреждениеләрендә инде "мәктәп - СПО - предприятие" моделе гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Казан, Бөгелмә һәм Түбән Кама уңышлы эш үрнәге.