"Җиңү поезды" исемле күчмә күргәзмә Татарстанга киләчәк. 15 февральдә, күргәзмәдә Яшел Үзән хезмәт батырлыгы шәһәре халкы һәм кунаклары катнаша алачак. Шуннан соң, 16-18 февральдә, Казанда яшәүчеләр һәм Казан кунаклары карый алачак.
Күргәзмәгә килү өчен проект сайтында поездпобеды.рф интернет-теркәлү узарга кирәк. Поезд-музей тимер юл вокзалларында торачак.
"Җиңү поезды" - хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган максималь эффектлы дөньяда беренче интерактив күргәзмә. Ун тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына багышланган.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Моннан тыш, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.