Татарстан Республикасы 2024 елда мәктәпләрне ремонтлау һәм төзү буенча РФ төбәкләре арасында алдынгылар рәтенә керде. Тиешле мәгълүмат мәгариф инфраструктурасын модернизацияләү буенча бөтенроссия штабында яңгырады. Казаннан видеоэлемтә режимында үткән киңәшмәдә “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Ул искәрткәнчә, быел Татарстанда ике яңа мәктәп төзелә. Финанслау федераль үзәктән һәм өлешчә республика бюджетыннан алып барыла.
Генсовет секретаре искә төшергәнчә, 2022 елдан башлап 4932 мәктәп бинасы ремонтланган инде. Аларның 20% диярлек - 847 мәктәп - узган ел.
Белем бирү учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү буенча үз өсләренә алынган йөкләмәләрне тулысынча үтәгән һәм 2025 елга берни дә күчермәгән лидерлар арасында Якушев берничә регионны билгеләп үтте: Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Мәскәү, Севастополь, Чечня, Татарстан, Ингушетия, Мордовия, Алтай, Саратов, Воронеж, Ярославль, Пенза өлкәләре һәм РФнең башка субъектлары.