14 февральдә Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә күренекле татар галиме, мәгърифәтче һәм педагог Каюм Насыйриның (1825-1902) тууына 200 ел тулуга багышланган «Насыйри укулары» - «Насыровские чтения» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.
Конференциянең максаты - укучыларның тикшеренү һәм иҗади сәләтләрен үстерү, күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның теоретик һәм методик хезмәтләрен интерпретацияләү нигезендә укучыларның һәм укытучыларның уртак фәнни-тикшеренү һәм инновацион эшчәнлеге.
Конференция эшендә хакимият органнары, фәнни академик һәм югары уку йортлары җәмәгатьчелеге вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, укытучылар, укучылар катнашачак.
Конференция on-line /off-line форматында узачак.
Үткәрү вакыты: 9.00-12.00 - секцияләр эше
13.00-16.00 пленар утырыш
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 292-52-61, 8 (843) 292-02-69
Электрон почта: sch080@mail.ru