Казанда Җиңүнең 80 еллыгына Республика кадет спартакиадасы башланды

2025 елның 14 феврале, җомга

13 февральдән 15 февральгә кадәр кадетлар арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Советлар Союзы Герое Г.Б.Сафиуллин исемендәге XVI Республика спартакиадасы (Татарстан Республикасы ветераннар союзы) уздырылачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Ярышларда республиканың 15 дәүләт кадетлар гомуми белем бирү оешмаларыннан 150 бала катнашачак.

Өч көн дәвамында кадетлар интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда, хәрби-гамәли һәм спорт ярышларында үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International