Россия "Знание" җәмгыяте 15 февральдә "Россия - минем офыклар" профориентациясе курсларын узучы мәктәп укучылары өчен "Знание.Игра" чемпионатын оештыра. Ул илнең фән, сәнәгать һәм мәгариф өлкәсендәге казанышларын өйрәнү нәтиҗәсе булачак, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.
Чемпионат, сәгать поясларын исәпкә алып, барлык федераль округларда узачак. Катнашучыларны файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү, җиңел сәнәгать, фән һәм мәгариф турындагы сорауларга җавап бирергә тиешле өч тематик тур көтә.
Уенда катнашу өчен проектның рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк.