"Бердәм Россия" партиясе генераль советы секретаре Владимир Якушев һәм РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф инфраструктурасын модернизацияләү президент программаларын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен ясадылар. Чараларны Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Бердәм Россия» партиясе бергә үткәрә.
Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, 2024 елда 217 меңнән артык укучыга исәпләнгән 293 яңа мәктәп төзелгән. Ә 2019 елдан 1634 мәктәп файдалануга тапшырылган.
Ул ассызыклаганча, 2022 елдан капиталь ремонт программасы буенча 4932 мәктәп бинасы ремонтланган, шуларның 847 - 2024 елда. Владимир Якушев 20 төбәкнең узган елда яңа мәктәпләрне ремонтлау һәм төзү бурычларын тулысынча үтәвен билгеләп үтте.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Федерациясе субъектларына президент программасы буенча йөкләмәләр үтәгән өчен рәхмәт белдерде.