КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бөек татар галиме, энциклопедист, педагог һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Чарада Татарстаннан, Россиянең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 200дән артык тикшеренүче катнаша.
“Каюм Насыйри - галим, педагог, мәгърифәтче” конференциясенең тантаналы ачылышында ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм башкалар катнашты.
Унынчы февральдә Каюм Насыйри институты галимнең 200 еллыгына багышланган чаралар декадасын башлады. Ункөнлек кысаларында мәгърифәтченең тормышына һәм фәнни эшчәнлегенә багышланган ачык лекцияләр, фәнни-гамәли конференцияләр, галимне искә алу чаралары узачак. 14 февральгә, Каюм Насыйриның туган көне, галимнең каберенә бару билгеләнгән.