Саба районында туган тел көненә багышланган фестиваль узды

2025 елның 14 феврале, җомга

Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучылар өчен “Мәдәниятләр калейдоскопы”дип аталган VI Республика туган тел фестивале уздырды.

Чарада катнашу өчен Әлмәт, Арча, Казан, Кукмара, Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Саба, Теләче һәм Чирмешән районнарыннан 100дән артык кеше теркәлгән.

Фестиваль ел саен чит телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, чит телләрне өйрәнүгә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, укучыларда чит телләргә, тарихка, рухи мираска карата кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру, туган як традицияләрен саклау максатларында уздырыла. Чараның максатчан аудиториясе - 4-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International