Бөтенроссия конкурсына «Походы Первых – больше, чем путешествие». флагман проекты кысаларында гаризалар кабул ителә башлады. Ярыш барышында балалар, аларның ата-аналары һәм остазлары поход туризмы культурасы белән танышачак, тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклашачак, фикердәшләр табачак һәм Ватан турында кызыклы фактлар беләчәк.
Шәхси һәм команда форматында конкурсантлар төрле биремнәр башкарачаклар. Алар туристларга кирәк җиһазлар оту, бөтенроссия туристик слетларында катнашу, Идел буенча туган якны өйрәнү экспедициясендә катнашу, «Океан» бөтенроссия балалар үзәгендә Беренче хәрәкәтнең тематик сменасында катнашу мөмкинлеге алачак.
Конкурс биш номинацияне үз эченә ала. Остазлар җитәкчелегендә алты яшьтән 17 яшькә кадәрге укучыларга ял көне походка чыгарга, маршрут паспортын тутырырга, фото һәм видео ясарга, шулай ук чараны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә яисә команда телеграм-каналында 2025 елның 16 маена кадәр язма белән бастырып чыгарырга кирәк.