Психолог белән үсмерләр бәйлелеге проблемасы турында фикер алышачаклар

2025 елның 14 феврале, җомга

15 февральдә Республика клиник наркодиспансерында үсмерләрнең әти-әниләре өчен психолог белән ачык очрашу оештыралар. Бәйлелек проблемасына багышлана.

Тыңлаучыларга аддикциянең ничек һәм ни өчен формалашуын сөйләячәкләр. Клиник психолог Лилия Зайцева белән очрашуда катнашучылар бәйлелек төрләре, шулай ук кемнәрнең бу төркемгә керүләре турында фикер алышачаклар.

Чара Сеченов урамы, 6 йорт (Корп.Д, 3 кат, конференц-зал) адресы буенча узачак.

«Яшүсмерләр бәйлелеге проблемасы» темасына фикер алышуда катнашу өчен алдан ук сылтама буенча теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International