Татарстанда «Аҗаган 2.0 » Бөтенроссия хәрби-патриотик уены старт ала. Анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, шулай ук бөтен Россиядән 18 яшьтән 21 яшькә кадәрге көллият һәм техникум студентлары катнаша ала.
"Аҗаган 2.0" - цифрлы технологияләр кулланыла торган команда уены. Отряд 10 катнашучыдан торырга тиеш, аларның һәркайсы билгеле бер рольне үти: командир, штурмовик, медик, сапер, БПЛА операторы, военкор яки политрук.
Катнашу өчен 10 кешедән торган (8 егет һәм 2 кыз) команда җыярга һәм остаз табарга кирәк. Катнашуга гаризаны сайтта 28 февральгә кадәр остаз бирергә тиеш.