«Беләсеңме? Өйрәт!» фәнни-популяр видеолар конкурсы дәвам итә

2025 елның 14 феврале, җомга

Республика укучылары «Беләсеңме? Өйрәт!» фәнни-популяр видеолар конкурсында катнаша ала. Конкурста һәркем үзенең сәләтен, фән белән кызыксынуын һәм үзен блогер ролендә сынап карарга мөмкин. Конкурста катнашучылар 3 минутлык кыска видео яздыралар, ул аңлаешлы һәм кызыклы формада фәнни теорияне, концепцияне яки күренешне аңлатырга тиеш. Конкурс биш тематик номинациядә уздырыла. Биш номинациянең һәрберсендә призлы урыннар өч яшь категориясендә биреләчәк - кечкенә, урта һәм өлкән .

Катнашучыларны теркәү һәм эшләрне йөкләү 01.03.2025 кадәр https://nauka.atomarium.ru/конкурс сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International