183 нче гимназиядә кытай теле буенча республика фестивале узды

2025 елның 14 феврале, җомга

Бүген, 14 февраль көнне, Казанның Совет районының 183 нче гимназиясе базасында 3 нче тапкыр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ярдәмендә Кытай теле буенча республика фестивале узды.

Фестивальне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова ачты. Фестивальдә КХРның Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Цао Лунцюань әфәнде, Кытай ягыннан Конфуция институты директоры И.Яньпин, Казан шәһәр Думасы аппаратының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсенең халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Козенко Р.В., мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары А.Н. Биктова, Казан шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләре вәкилләре, директорлары катнашты.

Фестиваль программасы бик бай иде. Конфуция институты волонтерлары белән берлектә төрле мастер-класслар тәкъдим ителде: чәй тантанасы, каллиграфия сәнгате, кәгазьдән кисеп алу, кытай рәсем сәнгате, традицион Кытай пилмәннәре ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International