Сергей Кравцов Бөтенроссия ата-аналар комитеты катнашучылары белән мәгарифне үстерү стратегиясе турында фикер алышты

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Пятигорскта "Машук" Белем үзәгендә узган Бөтенроссия ата-аналар комитетының өченче утырышында катнашты. Ведомство башлыгы әти-әниләре белән берлектә комитетның 2024 елдагы эшенә нәтиҗә ясады һәм 2036 елга кадәр мәгариф үсеше стратегиясен әзерләү турында фикер алышты.

Утырыш Россиянең «Знание» җәмгыяте һәм «Машук» Белем үзәге оештырган «Родители со знанием», белем бирү сменасы кысаларында узды. Анда Россиянең 77 төбәгеннән 140 ата-ана һәм мәгариф оешмасы вәкилләре катнашты. Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы катнашучыларга 2025-2036 елларга һәм 2040 елга кадәрге чорга мәгарифне үстерү стратегиясен әзерләү процессы турында сөйләде. Моннан тыш, ведомство башлыгы инфраструктураны үстерү, эшче кадрлар әзерләү, балалар ялын оештыру, укытучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.Ул аныклап узганча, ата-аналар, укытучылар һәм хакимият органнары белем бирү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә союздашлар булырга тиеш.

РФ мәгариф министры ата-аналарның патриотик тәрбиягә, һөнәри белем бирүне үстерүгә һәм уку йортлары өчен кадрлар әзерләүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Бөтенроссия ата-аналар комитетының өченче утырышы модераторы булып аның рәисе - "Артек" директоры Константин Федоренко чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International