Химия буенча Халыкара Арбузов премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Халыкара Арбузов премиясен бирү комитеты фосфорорганик химия өлкәсендә 2025 елгы премияне алуга тәкъдимнәр кабул итә башлау турында игълан итте.

Бүләк Татарстан Республикасында химия фәнен үстерү, күренекле фәнни эшләрне бүләкләү һәм академик Арбузовлар истәлеген мәңгеләштерү өчен гамәлгә куелган. Премия турындагы нигезләмә ТР Президентының 1997 елның 11 июлендәге Указы белән расланган.

Тәкъдимнәрне 31 мартка кадәр басма рәвештә 420088, Казан, Арбузов, 8, яки электрон рәвештә keshner@iopc.ru адресына кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International