РФ мәгариф министры "пэтэушник" сүзеннән баш тартырга чакырды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Россия башлангыч һөнәри белемне торгызуга мохтаҗ, ләкин яшьләрне җәлеп итәрлек атама турында уйларга кирәк, ә "пэтэушник" терминына әйләнеп кайтмаска кирәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов "Машук" Белем үзәгендә Бөтенроссия ата-аналар комитетының өченче утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Фаразларга караганда, якындагы биш елда хезмәт базары ихтыяҗларының 70%ы урта һөнәри белемле кешеләргә туры киләчәк. Кравцов фикеренчә, инде хәзер үк һөнәри белем бирү системасының абруе арта. Мәктәп укучыларының 62,5% 9 нчы сыйныф тәмамланганнан соң көллиятләргә укырга бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International