РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов педагогия югары уку йорты ректорлары белән очрашуында балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм көллиятләргә капиталь ремонт ясау проектларын гамәлгә ашыра башлау турында сөйләде.
Чаллы дәүләт педагогика университеты илнең югары уку йортлары алдына куелган бурычларны гамәлгә ашыру өстендә актив эшли. Тиздән Индустриаль-педагогик көллият урнашкан корпусның 2 нче бинасында ремонт эшләренә старт биреләчәк. Әлеге проект кысаларында ике төп юнәлеш каралган, аларга РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан 16 миллион сум бүлеп биреләчәк.
Университет ректоры Әлфинур Галиакберова сүзләренчә, "беренче юнәлеш технология (хезмәт) буенча формалаштыру белән бәйле”. Икенче юнәлеш тәрбия эше буенча «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» (ОБЗР) технологияләрен кулланып интерактив мәйданчык төзүне үз эченә ала.
Шул ук вакытта педуниверситетның беренче һәм икенче биналары арасында урнашкан иске бинаны сүтү эшләре башланган. Шуны билгеләп үтү мөһим: модернизацияләү кысаларында демонтацияләнә торган бина урынында автостоянка булдыру планлаштырыла, бу шулай ук студентлар һәм университет хезмәткәрләре өчен уңайлылыкны арттырачак.