Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадага йомгак ясалды

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

17 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданы ябу тантанасы булды. Ябылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова катнашты. Олимпиадада җиңүчеләргә һәм Гран-при ияләренә Бөтендөнья татар конгрессының кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Төбәкара олимпиадада Россия Федерациясенең 22 субъектыннан (Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Марий Эл , Башкортостан Республикалары, Әстерхан, Ульяновск, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Оренбург, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород, Киров, Курган, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь һәм Красноярск крайлары, Мәскәү шәһәре) белем бирү оешмаларыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International