Казанда хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

15 февральдә кадет арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Ветераннар берлеге” сугыш ветераннары (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы тәмамланды.

1 урынны Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы командасы, 2 урынны Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе командасы, 3 урынны Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы алды. Чарада яхшы нәтиҗәләргә ирешкән катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Ярышлар 13 февральдән 15 февральгә кадәр “Патриот” яшьләр спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлек Республика үзәге базасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International