ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче номерлы "Гаилә" лицеенда узган парламент дәресендә катнашты. Быел парламент дәресе “Изге эш - Ватанга хезмәт итү!” темасы белән үткәрелә. Ул Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
10 “А” сыйныф укучылары өчен узган парламент дәресе интерактив элементлары булган интеллектуаль уен формасында оештырылды. Викторина кысаларында өлкән сыйныф укучылары ил һәм җәмгыять тормышында мөһим тарихи вакыйгалар белән бәйле Ватаныбыз тарихында төп һәм истәлекле даталар турындагы сорауларга җавап бирделәр.
Укучыларга мөрәҗәгать итеп, парламент башлыгы шулай ук Ватанны саклаучылар истәлеген саклауның мөһимлеген ассызыклады. "Ата-аналарыгыздан якыннарыгызның тарихы белән кызыксыныгыз, аларның күмгән урыннарга ешрак барыгыз. Бу безнең яшьләрнең бурычы", - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә уза. Аларда гадәттәгечә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнаша. Парламент дәресе кысаларында 2025 елның 3 февраленнән 31мартына кадәр укучыларның иҗат эшләре конкурслары (балалар рәсемнәре, сочинениеләр, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) уза.