Казанда Каюм Насыйриның 200 еллыгына халыкара конференция үткәрелде

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбендә мәгърифәтче галимнең 200 еллык юбилее уңаеннан «Насыйри укулары» IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция пленар утырыш белән башланып китте. Анда география тикшеренүләр, балалар арасында фәнне популярлаштыру, педагогик эшчәнлеккә һәм тарихка, рус, татар һәм инглиз филологиясенә, табигый фәннәргә һәм спортка багышланган 14 секция эшләде.

Моннан тыш, халыкара конференция кунаклары өчен мәктәп директоры Роберт Мансуров мәктәптә экскурсия үткәрде һәм Каюм Насыйри тормышыннан фактлар чагылдырылган яңа интерактив диварны күрсәтте.

2021 елдан башлап мәктәп Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты белән хезмәттәшлек итә башлый. Шул ук 2021 елда мәктәптә Каюм Насыйри исеме бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International