“Гәүһәр” балалар фестивале гала-концертында 500гә якын укучы һәм балалар бакчасы укучысы катнашты

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

12 февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узды. Сәхнәдә 500гә якын бала чыгыш ясады. Проектта барлыгы 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасыннан 1,3 меңгә якын бала катнашты. Эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан мэры Илсур Метшинга фестивальдә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, фестиваль, кыска гына вакыт эчендә театр осталарының балаларда җырлар һәм бию күнекмәләре формалаштырулары белән үзенчәлекле. "Бу бөтенләй башка дәрәҗә, бөтенләй башка нәтиҗәләр. Балаларга билгеләр куелмый, ә аларны зур сәхнәдә яшьтәшләре, сыйныфташлары, әти-әниләр һәм шул исәптән барыбыз алдында чыгыш ясау мөмкинлеге көтә", - дип ассызыклады шәһәр мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International