2024 елда Татарстанның хезмәт отрядларында студентларның гомуми хезмәт хакы 889 миллион сум тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә республика профильле үзәге директоры Василий Ислаев хәбәр итте.
"Беренчел исәпләүләр буенча, студентлар якынча 889 млн сум акча эшләгән, шуларның 115е салым рәвешендә Татарстан бюджетына кергән", - дип белдерде ул.