Совет районының «Лето» торак комплексында 1224 урынга мәктәп төзелә башлады. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу 30 мең кешегә исәпләнгән яңа микрорайонда өченче мәктәп булачак.
Мәйданы 24,6 мең кв.м булган дүрт катлы бинада ике спорт залы, ике бассейн, актлар залы һәм 612 урынлы ашханә урнашачак. Хәзерге вакытта котлован эшкәртү тәмамланды, башка эшләр тулы көченә бара.
Яңа мәктәп төзелеше “Яшьләр һәм балалар” илкүләм (милли) проекты кысаларында алып барыла.