Казанда балаларның функциональ грамоталыгын үстерүдә интерактив куллану мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

17 февральдә Казанда "Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексында "полилингваль белем бирү шартларында интерактив ысуллар һәм укыту алымнары белән функциональ грамоталылык формалаштыру" темасы буенча төбәкара семинар узды.

Семинар эшендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, полилингваль комплекслар директорлары һәм укытучылары һәм башкалар катнашты.

Пленар өлешне комплекс директоры Айдар Шәмсетдинов ачты. Семинар ике секция кысаларында узды:комплексның билингваль һәм полилингваль корпусларында. Инглиз, татар һәм кытай телләрендә ачык дәресләр оештырылды (география, математика, тарих, хезмәт, биология).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International