Менделеевскидагы олимпиадага Пекиндагы халыкара Олимпиада триумфаторы киләчәк

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Химия буенча «Менделеев токымнары» II Бөтенроссия Олимпиадасын оештыручылар быелгы катнашучылар турында сөйләделәр. 1 мартта Менделеевскида старт алучы Олимпиадада Пекинда Халыкара Менделеевск олимпиадасы медалисты Владимир Елистратов катнашыр дип көтелә. Шулай ук Татарстанга химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының 20гә якын призеры киләчәк.

Олимпиада 1 марттан 4 мартка кадәр, «Аммоний» химия комплексы ярдәмендә узачак. Катнашу өчен гаризалар Россиянең 55 төбәгеннән, Казахстаннан һәм Беларусьтан , барлыгы 750 гә якын кеше тапшырган. Көндезге турда 60тан артык укучы катнашачак. Җиңүчеләр һәм призерлар 30дан 100 мең сумга кадәр акчалата бүләк алачак, шундый ук бүләкләү аларның остазлары өчен дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International