17 февральдә, “Созвездие-Йолдызлык” Арт-резиденциясендә Россия студентлар отрядлары көнендә “Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды” конкурсын бүләкләү тантанасы булды. Анда 300 дән артык кеше катнашты .
«Студентларның хезмәт отрядлары яшь буынны хезмәт тәрбиясендә һәм аларда һөнәри компетенцияләр формалаштыруда мөһим роль уйный. Алар студентларга практик тәҗрибә тупларга, лидерлык сыйфатларын һәм социаль күнекмәләрен үстерергә, шулай ук үзләренең һөнәри максатларын һәм бурычларын аңларга ярдәм итә», - диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 17 февраль Россия студентлар отрядлары көне итеп билгеләнде. Әлеге чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм (милли) проекты кысаларында уздырыла.