18 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов Азнакай районында булды. Нәҗип Хаҗипов Азнакай гимназиясендә һәм 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган парламент дәресләрендә катнашты.
«Ватанга хезмәт итү- изге эш!» парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Нәҗип Нәкыйп улы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл хезмәтчәне, ятим балалар өчен интернат-мәктәп тәрбиячесе Вәлиева Софья Александровнага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” медален тапшырды.