Россия Мәгариф министрлыгы Мәскәү шәһәр педагогика университеты базасында Мәскәү Хөкүмәте белән берлектә урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен укытучылар әзерләүгә юнәлдерелгән яңа бакалавриат программасын эшләтеп җибәрде. Студентларның беренче төркеме җыелган һәм укулар 2024 елның сентябреннән башланган.
Бу программа булачак педагоглар, көллиятне тәмамлаучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача, ул үз карьераларын укыту белән бәйләргә планлаштыручылар, шулай ук профильле белем алырга омтылучы гамәлдәге укытучылар өчен.
2025/26 уку елында программа киңәйтеләчәк. Аны гамәлгә ашыруга Түбән Новгород, Свердловск, Томск, Тула һәм Ульяновск өлкәләре, Краснодар, Красноярск һәм Пермь крайлары, Санкт-Петербург һәм Ханты-Манси автономияле округы вюгары уку йортлары да кушылачак. Киләчәктә программа Россиянең барлык төбәкләрендә дә таратылачак.