Укытучы Короткова: «Аҗаган» яшьләр арасында берләшү һәм үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияли

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уены балалар һәм яшүсмерләр өчен зур коллективта бурычларны хәл итә алу, аларда берләшү һәм үзара ярдәм хисе тәрбияләү мисалы. Шундый фикер белән «Татар-информ» белән педагогика фәннәре кандидаты, практик психолог, ТИСБИ педагогика һәм психология кафедрасы мөдире Анна Короткова уртаклашты. Моннан тыш, уен форматы патриотик тәрбиягә дә ярдәм итә, диде эксперт.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда « Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының яңа сезоны башланды. Анда 81 меңнән артык яшүсмер катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International