Сириуста Россия Федерациясе мәгариф системасының кадрлар идарә резервын үстерү флагман программасының өченче модуленә старт бирелде. Биш көнлек укуда илнең 44 төбәгеннән 70 кеше катнаша. Болар - мәгариф өлкәсендә региональ хакимият органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары директорлары, һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр һәм финалистлар.
Программаның өченче модуле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итүгә һәм аларның сәләтен үстерүгә багышлана. Катнашучылар талантлы балалар белән эшләүнең алдынгы һәм уникаль алымнары белән танышачак, һәр укучының потенциалын максималь ачу һәм фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә булачак лидерларны әзерләү өчен нинди методикалар кирәклеген беләчәк.