Чистай районының 4 нче мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү- изге эш!» парламент дәресе узды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Чарада Чистай муниципаль районы депутаты һәм «Чистай - фронтка» волонтёр хәрәкәте җитәкчесе Сөләйманова Чулпан Габдрахмановна,   сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Елисеев Сергей Иванович, махсус хәрби операциядә катнашкан Плотников Дмитрий Алексеевич булдылар.

Парламент дәресе  әңгәмә формасында узды. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы мәктәп укытучысы Плотников Дмитрий Алексеевич белән аралашу өчен Луганск өлкәсе белән телекүпер оештырылды. Балалар моңа бик шатландылар.

Дәрес яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән һәм укучыларда актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International