Татарстанда гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзелде. Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Комиссия составына республика башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, шулай ук эше гражданнарның конкуренциягә сәләтлелеген тәэмин итү өчен һөнәри компетенцияләрен үстерүгә юнәлтелгән автономияле һәм бюджет оешмалары вәкилләре кертелгән.
Комиссия рәисе итеп ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләнде. Республика хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Клара Таҗетдинова һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров рәис урынбасарлары булдылар. Комиссия секретаре -Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгының һөнәри белем бирү һәм профориентация бүлеге башлыгы Софья Тонконог.