«Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенына гариза тапшыру кампаниясе дәвам итә. Гаризаны Татарстаннан 30 меңнән артык кеше җибәргән. Кайберләре мәктәп этабын үтте инде, дип хәбәр итте “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР Раисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Бу уен аша балаларда үз командасы, мәктәбе, район һәм республика алдындагы гомуми бурычны үтәү хисе тәрбияләнә, дип өстәде Сөләйманов.
«Аҗаган 2.0» өч тематик блокка бүленгән: спорт әзерлеге, хәрби-гамәли күнекмәләр һәм белем бирү программасы.
Уеннарда дүрт яшь категориясе каралган: 7-10 яшь, 11-13 яшь, 14-17 яшь һәм 18-21 яшь. Гаризалар тапшыру февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк, мәктәп этаплары башланды инде. Һәр командада 10 катнашучы булырга тиеш, бер белем бирү оешмасыннан берничә команда катнаша ала.
Муниципаль этаплар 1 марттан 31 мартка кадәр, зональ этаплар - 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр, ә республика этабы майда узачак.