Казанда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Мин үзем сайлыйм!" проекты старт алды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 февральдә Казанның 1нче интернат-мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мин үзем сайлыйм!» проектын ачу тантанасы булды.

Әлеге проектны Казанның 1 нче номерлы мәктәп-интернаты белән «Крылья» балалар үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы - берлектә башкара. Аның төп максаты - 2024 елгы граждан җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы Раисе гранты кысаларында балаларны һәм яшүсмерләрне социальләштерүдә һәм реабилитацияләүдә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International