ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

18 февральдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова рәислегендә 2025 елда муниципаль һәм дәүләт мәгариф оешмаларын дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре белән тәэмин итү тәртибе турындагы мәсьәлә каралды.

Киңәшмәдә барлык муниципаль берәмлекләрнең дәреслекләре белән тәэмин итүне тикшереп торучы методистлар һәм муниципаль, дәүләт мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International