28 февральгә кадәр "Содружество" платформасында финанс куркынычсызлыгы буенча V Халыкара олимпиаданың чакыру этабы уза. Анда 8-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнашырга мөмкин.
Укучыларга математика, информатика, җәмгыять белеме буенча, ә студентларга - юриспруденция, гамәли математика, исәпләү техникасы, мәгълүмати куркынычсызлык һәм башка дисциплиналар буенча биремнәрне чишәргә тәкъдим итәләр. Катнашучылар чакыру этабында бирелгән биремнәрне үтәп, Беренче дәрәҗәдәге Олимпиада сертификаты алачак.
Катнашу өчен "Содружество" платформасында теркәлергә кирәк.
Финанс куркынычсызлыгы буенча V Халыкара олимпиада 2021 елдан башлап РФ президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.