Мамадыш районы мәктәпләрендә “ Ватанга хезмәт итү-изге эш!” дигән парламент дәресләре уза

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Мамадыш районының Красногорск урта мәктәбендә 8-11 нче сыйныф укучылары өчен “Ватанга хезмәт итү-изге эш!” дигән парламент дәресе үткәрелде. Әлеге чарада  "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Усманов, Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов, Красногорск авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина  катнашты.

Чара барышында мәртәбәле кунаклар мәктәп укучылары белән Ватанга хезмәт итү темасы  буенча фикер алыштылар.

Мамадыш районындагы барлык мәктәпләрдә “Ватанга хезмәт итү-изге эш!” темасына парламент дәресләре уза. Бу чараларга җирле үзидарә депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International