Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Ватанга хезмәт итү- изге эш!” дигән парламент дәресе узды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутатлар төркеме әгъзасы Нияз Аитов, Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов катнашты. Чара барышында депутатлар үз эшчәнлекләре, Дәүләт Советы структурасы һәм гражданнарның илнең сәяси тормышында актив катнашуының әһәмияте турында җентекләп сөйләделәр.