Республика мәгариф оешмаларында Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәчәкләр

2025 елның 21 феврале, җомга

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Ул 1999 елда ЮНЕСКО тарафыннан дөньяда тел төрлелеген саклау һәм үстерү проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан оештырыла. Мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә туган телләр айлыгы дәвам итә, аның кысаларында туган телне популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән төрле чаралар уздырыла.

20 февраль көнне Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә Р.Фәхреддин исемендәге республика педагогика укулары узды. Түбән Камада Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназия базасында «Татар теле - анам теле» әдәби-музыкаль кичәсе планлаштырылган. 21 февральдә Казанда Ф.Г. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия базасында «Халыклар дуслыгы» фестивале узачак. Шул ук көнне Кукмара районының Олы Сәрдек авылында К. Ф. Шакиров исемендәге гимназиядә туган тел укытучылары форумында катнашу өчен педагоглар җыелачак. 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиядә халык киемнәренә багышланган "Мирас" музей экспозициясе ачылачак. 163 нче балалар бакчасында «Татар телем горурлыгым» әдәби-музыкаль бәйрәме узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International