Быел Казанда яңа мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзеләчәк

2025 елның 21 феврале, җомга

Агымдагы елда Казанның яңа микрорайоннарының берсендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты буенча 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзиячәкләр. 24,6 мең кв.м мәйданлы дүрт катлы бинада ике спорт залы һәм бассейн урнашачак, шулай ук актлар залы һәм 612 урынлы ашханә булачак. Мондый мәгълүматларны Казан шәһәр думасы сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин әйтте.

Моннан тыш, Бохара һәм Ягодинская урамнарында ике балалар бакчасы һәм Мәгариф хезмәткәрләре йорты - педагогик осталыкны үстерүнең уникаль үзәге ачу планлаштырыла. Мондый учреждениеләр Россиядә нибары өчәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International