Быел Казанның Авиатөзелеш районында башлангыч хәрби әзерлек үзәге ачылачак

2025 елның 21 феврале, җомга

Казанның Авиатөзелеш районындагы 60 нчы мәктәбе базасында быел башлангыч хәрби әзерлек үзәге ачылачак. Мондый беренче учреждениегә Казанда 9-11 сыйныф укучылары йөри алачак. Үзәкне төзү планнары турында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XXXVI сессиясендә хәбәр итте.

Патриотик үзәкне мәктәп белән янәшә 194 кв.м мәйданлы хуҗалык блогы бинасында ачарга планлаштыра. Хәзер ул авария хәлендә. Үзәк булдыру ОБЖ кабинетларын башка уку максатлары өчен азат итәргә, мәктәптә бер сменалы укытуны саклап калырга, хәрби хезмәт нигезләре буенча дәресләр үткәрү мөмкинлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International