Бүген, Халыкара туган телләр көнендә, күппрофильле полилингваль гимназиядә «Мирас» милли киемнәр музеен ачу тантанасы булды.
Музейның ачылуын гимназистлар әзерләгән бәйрәм концерты бизәде. Кунакларга шулай ук музей буйлап экскурсия үткәрелде, анда алар һәр экспонат турында күбрәк белә алдылар.
Алга таба экспозиция яңа экспонатлар белән тулыланачак. Музей гимназиянең белем бирү процессының һәм мәдәни тормышының мөһим өлешенә әвереләчәк ди оештыручылар.