Казан мәктәпләрендә парламент дәресләре уза

2025 елның 21 феврале, җомга

19 февральдә Казан шәһәренең Совет районындагы 187 нче күппрофильле лицейда “ Ватанга хезмәт итү- изге бурыч!” дигән парламент дәресе узды. Дәрескә  VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһиров Айдар Энгелевич кунак итеп чакырылган иде.

Дәрестә укучылар Россиянең тышкы сәясәтенең төп өстенлекләре белән таныштылар. Ватанны саклаудагы патриотизм төшенчәсенә һәм аның роленә аерым игътибар бирелде. Һәркем үзенең илнең оборона сәләтен ныгытуга нинди өлеш кертә алуы турындагы фикере белән уртаклашты.

Шулай ук ветераннар турында истәлекләр белән дә уртаклаштылар. Хәзерге вакытта  Ватаныбызны яклап МХО да  булучылар, аларның батырлыклары турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International