Яр Чаллы мәктәпләрендә парламент дәресләре уза

2025 елның 21 феврале, җомга

17 февральдән 21 февральгә кадәр Яр Чаллы шәһәренең 62 нче мәгариф үзәгендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган    “Ватанга хезмәт итү - изге бурыч!” – дигән парламент укулары  узды.

Парламент дәресләрендә 2меңнән артык укучы катнашты. Башлангыч мәктәптә укучылар   махсус хәрби операциядә катнашучыларга   «Рәхмәт сиңа, солдат!» дип хатлар язды. Махсус хәрби операция зонасына укучылар тарафыннан барлыгы 1431 хат җибәрелде.

Өлкән сыйныфларда парламент дәресләре "Мирас" мәктәп музеенда узды, анда мәктәп музее мөдире Татьяна Тетерина  һәм тарих фәннәре кандидаты Римма Шайдуллина якташларыбызның  батырлыклары турында сөйләде, ә укучылар чын экспонатларны тотып карый алды, хәрби техника фрагментлары, корал, каскалар, фляжкалар, шинель һәм Бөек Ватан сугышына кагылышлы документларны күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International