Әлмәттә Республикакүләм педагогик укуларының йомгаклау этабы узды

2025 елның 21 феврале, җомга

20 февральдә Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия базасында XX Республикакүләм педагогик укуларының йомгаклау этабы узды. Укуларда Татарстанның 12 районыннан 80нән артык кеше катнашты.

Педагогик укуларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Лилия Таҗетдин кызы Сәхбиева, рус һәм татар филологиясе кафедрасы доценты, Радик Галиуллин, югары һөнәри белем бирү доценты Ринал Хаҗиев, Әлмәт политехник техникумы укытучысы Зөлфия Камалова, Зарипова Ландыш, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, Гымранова Диләрә, Р.Фахреддин исемендәге мемориаль музей директоры, шулай ук Р.Фәхретдинның нәсел дәвамчысы, Р.Фахреддин оныгы, Фәрит ага Набиуллин булдылар.

Педагогик укулар гимназиянең 6 нчы сыйныф укучыларының музыкаль чыгышлары һәм гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллинаның сәламләү сүзе белән ачылды.

Эшләр 4 юнәлешкә бүленде.

Педагогик укуларда катнашучылар Р.Фәхретдин мирасының зур әһәмияткә ия булуын, аның хезмәтләренең тәрбия кыйммәтенең актуальлеген билгеләп үттеләр. Барлык чыгышлар тәмамлангач йомгак ясалды, җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломнары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International