Математика буенча 16 нчы Халыкара Romanian Master of Mathematics олимпиадасы Австралиядә математика буенча Халыкара олимпиадага сайлап алу алдыннан җиңүче һәм конкурс сынаулары призерлары өчен тренировка булды. Бу хакта "Россия мәгарифе" федераль порталына интервьюда Россия җыелма командасының математика буенча баш тренеры Кирилл Сухов хәбәр итте. Кирилл Сухов сүзләренчә, хәзерге вакытта безнең илдә олимпиада хәрәкәте популярлаша бара. Олимпиадалар талантларны ачыклау мәйданчыгы гына түгел, ә балалар өчен үз аналитик һәм логик күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге дә булып тора.
Математика буенча 16 нчы Халыкара Romanian Master of Mathematics олимпиадасы Бухарестта (Румыния) 2025 елның 10-15 февралендә узды. Россия укучылар командасы Сочида «Сириус» белем бирү үзәге базасында дистанцион рәвештә үткәрелгән бәйге сынауларында катнаштылар. Алтын медальләргә Иван Часовских (14 нче мәктәп, Химки шәһәре, Мәскәү өлкәсе) һәм Илья Замоторин (239 нчы Президент физика-математика лицее, Санкт-Петербург шәһәре) лаек булды. Көмеш медальләрне Василий Патрушев (кытай телен тирәнтен өйрәтүче 9нчы мәктәп, Владивосток) һәм Артем Садыйков (31 нче физик-математика лицее, Чиләбе шәһәре) алдылар. Команданың җитәкчесе 239 нчы физика-математика лицееның математика укытучысы Кирилл Сухов, аның урынбасары - Мәскәү физика-техник институтының югары математика кафедрасы доценты Павел Кожевников.