«ХХI Яшьлек – Җиңүчеләргә» Бөтенроссия видеороликлар смотр-конкурсының республика һәм финал этаплары җиңүчеләре билгеле

2025 елның 21 феврале, җомга

20 февральдә Татарстан Республикасының Региональ ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы Президиумы утырышында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «ХХI Яшьлек – Җиңүчеләргә» Бөтенроссия видеороликлар смотр-конкурсының республика һәм финал этаплары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Смотр-конкурсның финал этабына ТР ветераннарының (пенсионерларның) региональ иҗтимагый оешмасы 8 видеоролик җибәрде. 245 эш арасында Татарстаннан 3 видеоролик призлы урыннар яулады һәм Бөтенроссия ветераннар оешмасы (пенсионерлар) дипломнары һәм акчалата бүләкләре алды.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International