Ватанны саклаучылар көне алдыннан Актанышта ЗАГС район бүлеге каршындагы Гаилә мәктәбендә үзенчәлекле дәрес үткәрелде. Чараның кунаклары - имам-хатыйб Руслан Мортазин, психолог Фәһимә Шәйгарданова һәм МХОдан ялга кайткан Ихтияр Биктимиров.
Очрашуда Актанышның 2нче мәктәбе, Богады һәм Яңа Әлем мәктәпләре укучылары катнашты. ТР ЗАГС идарәсе тарафыннан оештырылган “Геройга хат” акциясе кысаларында һәр укучы алгы сызыктагы якташларыбыз өчен котлау открыткалары әзерләде.
"Безнең сугышчыларның һәрберсе өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез! Гаилә һәм дәүләт терәге булган барлык ир-атларны, яшүсмерләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Йортларыбызда һәрвакыт тынычлык, муллык булсын!” - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева.
Бу дәрес мәктәп укучылары өчен Ватанга тугрылык һәм батырлык дәресе булды.